+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 август 2021, 04:50

Иртәнгә 12 янгын дөрли

Бүген иртәнгә булган мәгълүматлар буенча, урман янгыннарының яңа чыганаклары ачыкланмаган.

Иртәнгә 12 янгын дөрлиИртәнгә 12 янгын дөрли
Иртәнгә 12 янгын дөрли
Әмма 158,9 гектар мәйданда 12 урман янгыны дөрләвен дәвам итә.

Болар – Әбҗәлил, Кушнаренко, Зилаер районнарында — берәр, Белоретта — ике, Бөрҗәндә җиде чыганак.

Шуларның дүртесенә чик куелган. Әлегә 63,5 гектар мәйданда 8 урында урман яну дәвам итә.

Аларга каршы көрәшкә 82 берәмлек техника һәм 287 кеше җәлеп ителгән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас