-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 август 2021, 11:00

Штраф түлисегез килмәсә...

Урманга барудан тыелып торырга кирәк булыр.

Людмила Денисова
Фото:Людмила Денисова

Башкортстан территориясендә аномаль эссе һава торышы урнашу белән урман фондында гадәттән тыш янгын хәфеве классы саклана.

Янгын хәвефе сезоны башланганнан алып 102 очракта урман янгыннары барлыкка килүнең сәбәбе - кеше факторы, шул исәптән агымдагы елның 14-16 август көннәрендә теркәлгән 13 урман янгынының сәбәбе - халыкның ут белән саксыз эш итүе.

Урманнарда янгын хәвефе классын арттыру һәм табигать янгыннары белән бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуны булдырмау максатларында 2021 елның 16 августыннан 5 сентябренә кадәр республиканың 9 районы территориясендә (Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Бөрҗән, Зилаер, Зианчура, Күгәрчен, Учалы, Хәйбулла) гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү режимы кертелә.

Шуңа бәйле рәвештә патруль-маневр төркемнәре белән берлектә көн саен урман фонды территорияләренә ведомствоара патрульлек итү үткәреләчәк, гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү режимын контрольдә тотылачак.

Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкыннан урманнарга барудан тыелып торуны үтенә.

Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре нигезендә гражданнарның урманнарда булуы Русия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы билгеләгән тәртиптә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү максатларында чикләнергә мөмкин.

Урманнарда янгынга каршы махсус режим шартларында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган, ул физик берәмлекләргә - 4000 сумнан 5000 сумга кадәр, юридик берәмлекләргә 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салуны күздә тота.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: