Русия Президенты Владимир Путин коронавирус белән көрәштә өлеш керткән өчен 250дән артык медицина хезмәткәренә бүләкләр тапшырды.
Тиешле указ 16 августта хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Н. Ф. Гамалея исемендәге Үзәк директоры Александр Гинцбург вакцинаның нәтиҗәлелеге, аның үсмерләрдә сынаулары һәм прививка турында: "Бер ел эчендә "Спутник V" үзен тулысынча аклады", - диде.
Шулай итеп, медицина хезмәткәрләре "Коронавирус инфекциясенә (COVID-19) каршы көрәштә зур өлеш керткән һәм һөнәри бурычны үтәгәндә күрсәткән фидакарьлек өчен" бүләкләнә.
Медиклар Пирогов ордены, II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләре өчен орденының медале, Лука Крымский медале белән бүләкләнде. Моннан тыш, кайбер медицина хезмәткәрләренә Русия Федерациясенең атказанган табибы һәм сәламәтлек саклауның атказанган хезмәткәре исемнәре бирелде.
Аерым алганда, медицина ярдәме күрсәтү, коронавирус йогышы таралуны кисәтү һәм булдырмау эшен оештыруга зур өлеш керткән өчен Милли медицина кардиология-тикшеренү үзәге генеральный директоры, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Сергей Бойцов Пирогов ордены белән бүләкләнде.
Фото: iz.ru