-13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Көнүзәк
19 август 2021, 19:50

Балалар бакчаларын комплекслы төзекләндерергә кирәк

19 августта “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров Яңавылда 15нче “Дельфин” балалар бакчасында булды һәм аның бинасының, шулай ук аның янәшәсендәге территориянең торышын бәяләде.

Балалар бакчаларын комплекслы төзекләндерергә кирәк
Балалар бакчаларын комплекслы төзекләндерергә кирәк

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 1994 елдан бирле эшли, анда 321 бала йөри. Бу - Яңавылда йөзү бассейны булган бердәнбер балалар бакчасы. Быел аны сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен җиһазландырырга планлаштыралар. Бу максатларда педагоглар коллективы Русия Федерациясе Президент грантлары фонды ярдәмен алды.

Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән якындагы биш елга мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасын эшләтеп җибәрүләрен искәртте. Авыл мәктәпләренә басым ясалачак, ел саен 1 500 бина тәртипкә китереләчәк.

- Безнең ихата киңлекләре балалар бакчалары территориясенә караганда күпкә яхшырак күренә, - диде Радий Хәбиров. - Бакчада көн буе эшләүче тәрбияләнүчеләрнең иминлеге мәсьәләсе дә бик мөһим. Бу бөтен республика буенча комплекслы хәл ителергә тиешле системалы мәсьәләләр.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: