18 августта 54,56 гектар мәйданда Благовар, Хәйбулла, Зилаер, Туймазы, Баймак районнарында 6 яңа янгын ачыкланган иде.
Бу көнгә Бөрҗән, Зилаер, Хәйбулла, Туймазы районнарында 104,96 гектар мәйдандагы 10 урман янгыны сүндерелгән. Белорет, Әбҗәлил, Кушнаренко, Бөрҗән, Благовар, Баймак районнарында 275 гектар мәйданда 8 урман янгыны дөрләвен дәвам итә. Шуларның бишесенә (163 гектар) чик куелган. Янгыннарны сүндерүгә 411 кеше һәм 100 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Бишенче тәүлек Белорет районында Осин һәм Инҗәр "зубчатка"ларындагы янгынны сүндерәләр. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын 30 гектардан артык мәйданны били. Торак пунктларга куркыныч янамый.
"Урман янгыны кыя токымнарында дөрли. Янгын чыккан урынга юллар юк. Болар барысы да махсус техника куллануны кыенлаштыра", — дип язган үз битендә Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта.
Хәйбулла районының Акъюл авылы янында янган урыннарда ике авыр техника эшли. Янгыннар түбән, аларны сүндерүнең иң нәтиҗәле юлы - полосалар сөрү, алар хәзер бөтен периметр буенча киңәйтелә.
Оператив штаб Галиәхмәт авылында урнашкан, монда янгынга киртә кую өчен барлык көчләр җәлеп ителә һәм чаралар күрелә.
Фото: "пресс-служба МЧС"