Эшләрне оештырганда һәм уздырганда комплекслы алым кулланылган. 2020 елда подъездларны ремонтлау башланган. Шуларның берсе - Җиңү урамындагы йорт «Күпфатирлы йортта иң яхшы подъезд» республика конкурсы призеры булды.
Быел ихата территориясен яңартуга керештеләр. Проект кысаларында бәясе 11 миллион сум булган инженер коммуникацияләре яңартылган, машина юллары киңәйтелгән, парковка зоналары булдырылган, балалар һәм спорт мәйданчыкларына нигез салынган. Төзекләндерүне 1 октябрьгә кадәр төгәлләргә уйлыйлар.
Биредә яшәүчеләр республика җитәкчелегенә һәм “Бердәм Русия”нең төбәк бүлегенә “Башкортстан ихаталары” программасын гамәлгә ашырган өчен, шулай ук Яңавыл районы хакимиятенә эшләрнең сыйфатын контрольдә тотуга комплекслы якын килгән өчен рәхмәт белдерде.
- Сезнең ихатагыз зур, матур, - диде Радий Хәбиров. - Һәр гамәлгә ашырылган проект белән шәһәр яхшы якка үзгәрә.
Фото: "Башинформ"