+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 август 2021, 18:20

Яңавылда “Башкортстанның төньяк капкасы”н төзекләндерү тәмамланды

19 августта “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров Яңавылда булды, анда “Башкортстанның төньяк капкасы” иҗтимагый киңлекләре системасын төзекләндерү тәмамланды.

Яңавылда “Башкортстанның төньяк капкасы”н төзекләндерү тәмамланды
Яңавылда “Башкортстанның төньяк капкасы”н төзекләндерү тәмамланды

Исегезгә төшерәбез, бу проект 2020 елда кече шәһәрләрне һәм тарихи биләмәләрне төзекләндерү буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды һәм 70 миллион сум күләмендә федераль грант алды. Проектның республика бюджетыннан һәм муниципалитеттан финанслануын исәпкә алып, гомум бәясе 179 миллион сум тәшкил иткән. Төзекләндерүгә урындагы эшкуарлар да актив кушылды.

Проектны гамәлгә ашыру Чыршы мәйданын, сәүдә урамын, Тимер юлчылар скверын һәм вокзалны берләштереп, шәһәр халкын һәм кунакларын җәлеп итү урынына әверелде. Чыршы мәйданы Яңа ел алдыннан гына җанлана торган булса, хәзер ул ел әйләнәсенә эшләячәк. Биредә сәхнә, эскәмияләр, балалар уен мәйданчыгы, скалодром, остаханәләр, мобиль китапханә булдырылган. Мәйданда инде мәдәни-күңел ачу чаралары оештырыла. Чыршы мәйданыннан вокзал яны территориясе буйлап бердәм рухта һәм уртак милли бизәлештә тротуар юлы сузылган, яктылык баганалары, видеокүзәтү системасы куелган, агач-куаклар утыртылган. Сәүдә урамында ярминкәләр дә уздырыла, аларны оештыруда республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы катнаша.

Радий Хәбиров ярминкәдә катнашучы эшкуарлар белән аралашты, мондый сәүдә нокталарының территорияне җанландырып җибәрүен билгеләп үтте. Республика кунакларын вокзал янында "Башкортстанның төньяк капкасы" проектының төп символы каршы ала. Бу башкорт тирмәсе стилендәге яктыртылган архитектур конструкция, ул инде истәлекле һәм фотога төшү өчен яраткан урынга әйләнгән.

- Бөтенрусия иң яхшы төзекләндерү проектлары конкурсы - бик яхшы һәм мөһим тарих, - диде Радий Хәбиров. - Аның төп бурычы - халыкка уңайлы булсын өчен бер территориядә иҗтимагый киңлекләрне, учреждениеләрне, бизнесны берләштерү.

"Бердәм Русия" партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров шулай ук Горький тимер юлы-"РЖД" җәмгыяте филиалының баш инженеры урынбасары Виктор Мирошниченко белән аралашты.

Аның сүзләренчә, Яңавылның тимер юл вокзалы аша зур йөк һәм пассажирлар агымы уза.

- Башкортстан "РЖД" белән актив хезмәттәшлек итә, Уфа тирәли тимер юл боҗрасы төзү буенча уртак проектны гамәлгә ашыра, - диде Радий Хәбиров. - Апрельдә Уфадан Күмертауга кадәр "Орлан" тизйөрешле поезды йөри башлады. Көз көне бу маршрутны Ырынбурга кадәр озайтырга планлаштыралар.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: