-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 август 2021, 12:20

120 гектарны ут ялмаган...

Республиканың Белорет районында 4 урында янгын дөрли.

120 гектарны ут ялмаган...
120 гектарны ут ялмаган...
Тирлән урманчылыгында Югары Арша авылыннан 10 километр ераклыкта 102 гектар мәйданны ут ялмаган. Янгын сүндерү өчен 16 берәмлек техника һәм 55 кеше җәлеп ителгән. Табигый киртә бар, алар – инешләр, күтәртелгән юл. Торак пунктларга хәвеф янамый.

Инҗәр урманчылыгында Виләй авылыннан 15 чакрымда 7 гектар мәйданда янгын дөрли. Тирлән белән Инҗәр урманчылыгында тагын берәр янгын чыганагы теркәлгән.

Белорет районының Югары Арша торак пунктыннан 10 километр ераклыкта үтеп керү авыр булган җирдә 40 кеше һәм 1 берәмлек техника янгынга каршы көрәшә. Көчләр һәм чаралар арттырылачак.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе базасында урман янгыннарын тикшереп тору буенча оператив штаб эше җәелдерелде. Урман массивлары белән чиктәш һәм янгыннар чыгу куркынычы янаган торак пунктлар тирәсе сөреп чыгылган. Мониторинг пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә үткәрелә.

Халыкны эвакуацияләү кирәк булган очракта, Белорет районында 13 465 кешегә исәпләнгән 66 вакытлыча яшәү пункты ачылуга әзер.
 
 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: