-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 август 2021, 20:50

Хәйбулла районының ике торак пунктында элемтә барлыкка килде

Кече база станцияләре «МТС» компаниясе тарафыннан монтажланган. Хәзер Акъюл һәм Кече Арслангол авыллары халкы кәрәзле элемтә белән тәэмин ителгән, аларда кечкенә радиуслы станцияләр урнаштырылган.

Хәйбулла районының ике торак пунктында элемтә барлыкка килде
Хәйбулла районының ике торак пунктында элемтә барлыкка килде

Эшләрне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча агымдагы елның август башында Хәйбулла районына эш сәфәреннән соң башкарганнар. Халык элемтә булмау проблемасы турында сөйләгән, бу исә янгыннарны бетерү вакытында белгечләр һәм урындагы халык эшен шактый кыенлаштыра.

Республика җитәкчесенең Уфада кәрәзле элемтә операторларының төбәк вәкилләре белән очрашуда районның җиде торак пунктында кече станцияләрне монтажлау турында карар кабул иткән иде.

- Узган атнада республика Башлыгы урман янгыннары чыгуга бәйле рәвештә, Хәйбулла районының җиде торак пунктында элемтә булмау мәсьәләсен хәл итүне йөкләде. Мобиль операторлар белән берлектә аз куәтле база станцияләрен урнаштыру турында карар кабул ителде. Әлеге очракта бу - проблеманы хәл итү өчен иң тиз вариант. Хәзер катлаулы һәм куркыныч хәлгә юлыккан кешеләр ашыгыч хезмәтләр чакыра алачак, - дип сөйләде Башкортстан Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: