+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 август 2021, 10:40

Янгыннарга киртә куелган

Әмма алар дөрләвен дәвам итә.

Янгыннарга киртә куелган
Янгыннарга киртә куелган
Хәйбулла районының Акъюл авыл Советы территориясендә урман янгыннары белән бәйле хәлне урындагы хакимият башлыгы Буранбай Илбәков шәрехләде.

- Бүгенге көндә Акъюл авыл Советы территориясендә һәм тулаем районның урман зонасында хәл катлаулы булып кала. Көннәр бик эссе һәм коры тора, шуңа күрә бер янгын учагын сүндергәннән соң да ул башка урында барлыкка килергә мөмкин. Уразбай авылы янындагы янгынга чик куелды, әмма ул әле сүндерелмәгән. Шулай ук Галиәхмәт һәм Акъюл торак пунктлары арасындагы яңа янгын учагын уртак көч белән локальләштерергә мөмкин булды, ләкин янгын гамәлдә булуын дәвам итә.

18 августта янгын учагын локальләштерүдә 250гә якын кеше катнашты. Анда «Бүребай» җәмгыятенең, «Башкирская медь» предприятиесенең, "Башкортстан сода компаниясе"нең, янгынга каршы хезмәтнең, урман хуҗалыгының, шулай ук урындагы халыкның шәхси техникасы кулланылды. Беркем дә читтә калмады, барысы да ярдәм итте. Хәзерге вакытта янгын урынында ирекле янгын сүндерү командасы әгъзалары кизү тора.

Ут белән көрәштә район хакимияте, оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, волонтерлар зур ярдәм күрсәтте, республика көчләре һәм чаралары җәлеп ителде. Авыл халкы исеменнән янгыннарны сүндерүдә катнашкан барлык кешегә ихлас рәхмәт белдерәм, - диде авыл Советы башлыгы һәм урындагы халыкка бүгенге көндә иң төп таләп булып янгын хәвефсезлеге чараларын үтәү торуын искәртте һәм барысын да сак булырга чакырды.

Фото: Юлия Бактыбаева


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: