+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 август 2021, 19:30

Барлык көчне — янгын сүндерүгә!

Башкортстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре төбәкнең төп туристик истәлекле урыннарының берсе — Инҗәр ташлары янында урман янгыннары белән көрәшә.  

Барлык көчне — янгын сүндерүгә!
Барлык көчне — янгын сүндерүгә!

Вакыйга урыныннан БСТ хәбәрчесе Анастасия Илченбаева хәбәр иткәнчә, коткаручылар 190 гектар мәйданда янгынны сүндергән һәм Көньяк-Урал тыюлыгы территориясенә күчүгә юл куймаган.

Янгын сүндерүчеләр сүзләренә караганда, ут күп тапкыр агач башларына күчәргә тырышса да, әлегә моңа юл куелмаган, шул исәптән кәүсәләрне кисү ысулы белән дә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм эзләү-коткару отрядлары хезмәткәрләренә мобиль элемтә һәм юллар булмаган урында эшләргә туры килә. 70кә якын кеше иртә таңнан төнгә кадәр янгын сүндерүдә эшли. Әмма, аларның сүзләренә караганда, ылыслы урманның шифалы һавасы аркасында, берничә генә сәгать эчендә дә шәһәрдәгегә караганда яхшырак йоклыйсың.

Азык-төлек һәм су китерү, разведка үткәрү өчен квадроцикллар файдаланыла, егерьлар урынны атларда урап үтә. Утны сүндерү өчен суны сөрелгән полоса буйларында калдыралар. Аны машиналар белән ерактан алып киләләр, чөнки якын-тирәдә сулыклар юк.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: