-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 август 2021, 18:10

“Барысы да яхшы булыр дип ышанам”

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров WorldSkills Russia чемпионаты узачак мәйданга чыкканнан соң социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

“Барысы да яхшы булыр дип ышанам”
“Барысы да яхшы булыр дип ышанам”

“Стартка кадәр берничә көн калып бара, шуңа күрә анда барысы да әзерме икәнен тулысынча тикшерергә кирәк иде. Гомумән алганда, барысы да сыйфатлы башкарылган, вак-төяк техник детальләр генә калган. Аларны якындагы тәүлек эчендә төзәтергә кушылды. Дүшәмбе безгә WorldSkillsның баш эксперты килә, ул мәйданчыкны кабул итәчәк. Барысы да яхшы булыр дип ышанам.

Ярышларның беренче катнашучылары безгә бүген үк килә башлады. Без алар өчен өч аккредитацияләү ноктасы ачтык: аэропортта, тимер юл вокзалында һәм чемпионатның төп мәйданчыгында — Яшь профессионаллар паркында. Шунда ук ПЦР-тестларның вакыты чыккан нәтиҗәләре белән килгән конкурсантлар өчен без ФАПларда экспресс-тестлар оештырдык.

Барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәүгә без зур игътибар бирәбез. Әлеге максатлар өчен махсус штаб булдырылды. Ул ярышларда катнашучылар һәм кунакларның сәламәтлегенә бернинди хәвеф тә янамасын өчен күзәтеп торачак.

Уфада узачак чемпионат финалы участоклар һәм компетенцияләр саны буенча да иң киңкүләм булачак. Ул хәтта дөнья беренчелеген дә узып китәчәк. Бу хакта күптән түгел Әбҗәлил районына эшлекле сәфәре вакытында ил Президенты Владимир Путин да билгеләп үтте. Ул безгә зур өметләр баглый. Ә без барысы да иң югары дәрәҗәдә үтсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез.

Барыгызга да сәламәтлек!"

#Командахабиров #Башкортстан хҝкҝмўт үсеше #Worldsk комфортлы регион #WorldSkillsRussia”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: