-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 август 2021, 18:05

“Чемпионат хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга тиеш”

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфада 25-29 августта узачак «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)" IX Милли чемпионатының финал мәйданчыгын тикшерде.  

“Чемпионат хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга тиеш”
“Чемпионат хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга тиеш”

Бүгенге көндә Яшь профессионаллар паркында - чемпионатны үткәрүнең төп мәйданчыгында барлык төзелеш һәм мәйдан эчендә эшләр тәмамланган, финиш сызыгында - җиһазлар урнаштыру һәм территорияне төзекләндерү. Хөкүмәт Премьер-министры билгеләп үткәнчә, барлык эшләр дә сыйфатлы башкарылган.

- Башкортстан WorldSkills чемпионатын уздыру белән горурланыр дип ышанам. Һәм нәтиҗә — сыйфатлы оештырылган мәйданчык кына түгел, ә ярышларда катнашучылар алачак компетенцияләр дә булачак. Алар 105 юнәлеш буенча көч сынашачак. Бу хәтта Казандагы дөнья беренчелегеннән дә күбрәк. Моны ил Президенты Владимир Путин да Әбҗәлил районына сәфәре вакытында билгеләп үтте, - диде Андрей Назаров. - Конкурсантларның иң яхшылары безнең илне киләсе елда Шанхайда узачак халыкара чемпионатта яклаячак. Без Русия җыелма командасы составына Башкортстаннан да катнашучылар керер дип өметләнәбез. Безнең команда бик көчле һәм барлык төбәкләр арасында иң күпсанлы команда булып тора.

Андрей Назаров сүзләренә караганда, илкүләм чемпионатны уздыру ил икътисады үсешенә уңай йогынты ясаячак. Чөнки эшче һөнәрләрне популярлаштыру исәбенә үз эшләрендә профессионал булачак яшь белгечләр күп булачак.

- WorldSkills чемпионаты аркасында без илдә хезмәт җитештерүчәнлеген сизелерлек арттыра алабыз. Чөнки әлегә, кызганычка каршы, безгә бу өлкәдә эшләргә һәм омтылырга урын бар. Бу юнәлештә без дөньяда лидер булырга тиеш һәм моның өчен безгә яшь егетләребезне эшче һөнәрләргә өйрәтергә кирәк, - диде Андрей Назаров. - Боларның барысы да безнең гражданнарның иминлегенә, һичшиксез, уңай йогынты ясаячак. Шуңа күрә бу чара безнең өчен бик мөһим.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: