Саха (Якутия) Республикасыннан килгән катнашучыларны тимер юл вокзалында волонтерлар һәм төбәк журналистлары каршы алды.
Башкортстан башкаласына бүген барлыгы 22 кеше килде. Алар — конкурсантлар һәм компатриот экспертлар (остазлар, алар Чемпионатта катнашучыларны әзерли).
Якутиядән килгән делегация 60 кешедән тора - 32 конкурсант, 26 эксперт һәм 2 тимлидер. Әмма калган катнашучылар Уфага 25 августта киләчәк.
Якутия җыелма командасы 26 компетенция буенча чыгыш ясаячак.
Беренче делегатларны Башкортстанның иң яхшы традицияләрендә каршы алдылар. Килгән кунаклар өчен башкортча бавырсак әзерләгәннәр иде.
«Без яхшы килеп җиттек, барысы да әйбәт, шунда ук чәк-чәк белән сыйландык һәм кымыз эчтек! Башкортстан Республикасында кымыз тәме буенча аерылып тора — ул Якутиядәгедән йомшаграк, бездә әче, әмма сезнеке дә бик тәмле! Хәзер без кунакханәгә барачакбыз һәм чемпионат башлануын көтәбез. Безнең команда иң яхшы урыннарны алырга ниятли”, — дип билгеләп үтте Светлана Михайлова. Ул чемпионатта “График дизайн" компетенциясе эксперт-компатриоты буларак катнаша.
#Миллифинал -2021 һәм #WorldSkillsRussia