+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 август 2021, 18:15

Уфа зур вакыйга үзәгенә әверелә

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX милли чемпионатын ачу тантанасында сәхнә осталары да чыгыш ясаячак.  

Уфа зур вакыйга үзәгенә әверелә
Уфа зур вакыйга үзәгенә әверелә

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX милли чемпионатын ачу тантанасында сәхнә осталары да чыгыш ясаячак.

Чара чәршәмбе, 25 августта, 20.00 сәгатьтә Ватан паркында узачак. Тантаналы ачылыш вакытында сәхнәгә, рәсми өлештән соң, җырчы Егор Крид чыгачак. Аның чыгышы, якынча мәгълүматларга караганда, 21.30 сәгатькә планлаштырылган.

Уфада финалны ачу тантанасында "Добро" төркеме дә чыгыш ясаячак. Аларның сәхнәгә 19.00 сәгатьтән соң чыгуы көтелә.

25 августта Уфа зур вакыйганың үзенә тартып тору үзәге булачак. WorldSkills Russia стандартлары буенча иң күләмле һөнәри осталык ярышларында “Иң яхшысы” исемен алу өчен Башкортстан Республикасы башкаласына Русиянең төрле почмакларыннан 3500 егет һәм кыз җыелачак.

Программада шулай ук 1000 дрон катнашлыгында яктылык-бизәү тамашасы, бәйрәм фейерверкы да каралган. Битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәү — мәҗбүри.

Фото: drive2.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: