+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 август 2021, 15:20

“Власть белән бизнес арасында диалог җайга салынган”

Башкортстан, пандемия чорындагы икътисади кыенлыкларга карамастан, төп капиталга инвестицияләр күләме үсешен күрсәтә, сәнәгать җитештерүен үстерә һәм актив озын гомерлелек буенча программаны гамәлгә ашыра.  

“Власть белән бизнес арасында диалог җайга салынган”
“Власть белән бизнес арасында диалог җайга салынган”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Интерфакс"ка хакимиятнең нинди инструментлар куллануы һәм перспективаларны ничек бәяләүләре турында зур интервью биргән.

- Радий Фәритович, Башкортстан Республикасы төбәкләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингында лаеклы урын алып тора. Инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә Башкортстан менеджментының "рецепты" нинди һәм республика үз алдына нинди стратегик максатлар куя, нинди өстенлекле бурычлар формалаштырылган?

— Бу юнәлештә зур эшебезнең конкрет югары рейтингларда чагылыш табуы бик күңелле. Әйтик, узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан беренче тапкыр "Русия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының рейтингы"нда лидер субъектларның бишлегенә керде. Катлаулы, "мәкерле" 2020 елда республика икътисадына җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 365,9 миллиард сумга кадәр арткан.

Шушы елның апрель башына булган мәгълүматларга караганда, республика территориясендә 1234 мең проект гамәлгә ашырыла, инвестицияләрнең гомум күләме 379,9 миллиард сум, якынча 19,8 мең эш урыны булдыру планлаштырыла. Моннан тыш, республика өстенлекле инвестицион проектлары исемлегенә, 37,6 мең эш урыны булдырып, 876,9 миллиард сумлык 267 проект кертелгән.

Республикада хакимиятнең бизнес-бергәлек белән хезмәттәшлеге механизмнары формалаштырылган, пандемия шартларында бизнеска үз вакытында ярдәм күрсәтелә. Әйтик, без илдә беренчеләрдән булып 95 ярдәм чарасын эшләдек һәм гамәлгә керттек, болар — якынча 30 миллиард сумлык беренче һәм икенче чаралар пакетлары. Быел өченче ярдәм пакеты кабул ителде, аларда 9,7 миллиард сумлык 66 чара каралган.

Бу хакта тулырак: www.interfax-russia.ru/volga/exclusives/glava-bashkortostana-radiy-habirov-u-nas-v-respublike-mezhdu-vlastyu-i-biznes-soobshchestvom-nalazhen-postoyannyy-dialog ( "У нас в республике между властью и бизнес-сообществом налажен постоянный диалог" - Поволжье || Интерфакс Россия (interfax-russia.ru))

Фото: Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: