+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 август 2021, 18:05

Яна әле урманнар...

Бүген 16.00гә булган мәгълүмат буенча, республикада 493,56 гектарда 13 табигый янгын теркәлгән.  

Яна әле урманнар...
Яна әле урманнар...

Аларның 447,36 гектарда җидесе сүндерелгән. Белорет, Бөрҗән, Баймак, Зианчура, Учалы районнарында кайбер янгыннар җиңелгән.

Әле 46,2 гектарда урманнар яна. Барлыгы сүндерелмәгән 6 янгын күзәтелә.
Белорет районындагы Лапышта авылыннан 8 километр ераклыктагы урманда 22 гектарда янгын бар. Анда табигый тоткарлык бар — Миньяк елгасы, Политав чишмәсе.

Шулай ук Белорет районындагы Кага авылыннан 7 километр ераклыктагы 10 гектардагы янгын өчен дә табигый тоткарлык бар, анысы — грунтлы юл.
Благовар районында Топорино авылыннан 6 километр ераклыктагы 10 гектарлы янгын өчен табигый тоткарлык та шундый ук.

Куергазы районында Пятки поселогыннан 6 километр ераклыкта 0,5 гектар мәйданда янгын күзәтелә. Грунтлы юл табигый тоткарлык булып тора.
Бөрҗән районындагы Киекбай авылыннан 8 километр ераклыктагы янгын өчен тоткарлык — автомобиль юлы.

Янгыннарны сүндерүгә 185 кеше һәм 73 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Фото: firevolonter.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: