Бер янгын 10 гектарда - Благовар районында, тагын берсе 0,5 гектарда Куергазы районында теркәлгән.
24 гектардагы бер табигый янгын сүндерелгән.
Әле 513,9 гектарда 12 урман янгыны дәвам итә. Урманнар Благовар, Куергазы, Белорет, Бөрҗән, Баймак, Миякә, Зианчура районнарында яна. Игътибар итегез, хәзер табигый янгыннар Урал аръягында гына түгел, башка районарда да күзәтелә.
Урманнарга керү тыелганын онытмау мотлак.
Аномаль эсселек тә дәвам итә. Ут белән сак, игьтибарлы булыгыз!
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе