-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 август 2021, 18:15

“Үз көчемә ышанам!”

Уфадагы "Яшь профессионаллар" паркында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча мәйданчык эшли башлады.

“Үз көчемә ышанам!”
“Үз көчемә ышанам!”

Урында ярышлар уздыру өчен техника барлыкка килде. Болар — чәчү агрегатлары, "БТЗ-245К" тракторлары, ике "МТЗ-80" тракторы, шулай ук гидравлик җиһазлар - ике экскаватор-төягеч, ике "МТЗ-15203" тракторы. Барлык техника да контроль узды һәм чемпионатка әзер.

«Авыл хуҗалыгы машиналары» компетенциясенә иген культураларын үстерү һәм урып-җыю буенча механикалаштырылган эшләр башкаруны, тракторларга, комбайннарга, авыл хуҗалыгы машиналарына, механизмнарга, җайланмаларга һәм тармак билгеләнешендәге башка инженер-технологик җиһазларга техник хезмәт күрсәтүне һәм ремонтлауны тәэмин итә торган һөнәри эшчәнлек керә.

Моннан тыш, яшь механизатор тракторларның, үзйөрешле һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарының, тагылма һәм асылмалы җайланмаларның җитешсезлекләренең сәбәпләрен ачыклый һәм аларны төзәтә белергә тиеш.

Конкурс биреме мөстәкыйль модульләр сериясеннән гыйбарәт. Мәсәлән, двигательнең газ бүлү механизмына техник хезмәт күрсәтү, двигательнең ягулык системасына техник хезмәт күрсәтү, ашлык җыю комбайнының төзексезлеген бетерү һәм башкалар. Барлыгы 5 модуль.

"Мин бу компетенцияне сайладым, чөнки балачактан техника белән кызыксынам, ул миңа һәрчак кызык булды, ә монда үз көчемне шундый җитди һәм масштаблы чемпионатта сынап карау өчен уникаль мөмкинлек туды. Өстәвенә, мин үз төбәгемне - Башкортстан Республикасын тәкъдим итәм, җаваплылык тагын да югарырак. Әмма мин борчылмыйм, чөнки үз көчемә ышанам», - ди Башкортстан җыелма командасы әгъзасы Фәрит.

Башкортстан командасы 103 компетенция буенча ярышларда катнашачак. Республика җыелма командасы составында — 498 кеше, 280 конкурсант һәм 218 эксперт. Ярышта Русиянең 76 төбәгеннән командалар үз осталыкларын 105 компетенциядә күрсәтәчәк. Компетенцияләр үзләре җиде блокка бүленгән. Алар арасында — төзелеш һәм төзелеш технологияләре, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, иҗат һәм дизайн; җитештерү һәм инженерлык технологияләре; хезмәт күрсәтү өлкәсе; транспорт һәм логистика; мәгариф.

#Миллифинал-2021 һәм #WorldSkillsRussia

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: