+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 август 2021, 11:15

12 яңа янгын дөрли

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе коткаручылары 23 августта 8:00 сәгатькә дөрләгән табигый янгыннар турында хәбәр итте.

12 яңа янгын дөрли
12 яңа янгын дөрли

Ведомство мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә 29,2 гектар мәйданда 12 яңа янгын чыккан.

Коткаручылар икешәр учак Нуриман (1,5 һәм 3 га), Бөре (0,1 һәм 0,5 га), Туймазы (1,6 һәм 1,3 га), Әбҗәлил (0,5 һәм 0,5 га), Белорет (18 һәм 0,5 га) районнарында барлыкка килүен хәбәр иттеләр. Берәр учак Күгәрчен һәм Зианчура районнарында (0,7 һәм 1 га) чыккан.

65,8 га мәйданда ун табигать янгыны юкка чыгарылган. Хәзерге вакытта гомум мәйданы 433,56 гектар булган 14 урман янгыны учагы гамәлдә булуын дәвам итә.

Алар арасыннан Баймак, Белорет, Куергазы, Учалы һәм Әбҗәлил районнарында 40,16 гектар мәйдандагы тугыз урман янгынына чик куюга ирешкәннәр. Янгыннарны сүндерүдә 95 берәмлек техника, 300 кеше катнашкан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: