Аларның мәгълүматларына караганда, бу атнада һава температурасы түбәнәя башлаячак.
Атнаның беренче яртысында +32дән +35 градуска кадәр эссе булачак. Җомга көнне термометр баганасы 28 градуска кадәр төшәчәк, төнлә шулай ук салкынча булачак. Урыны белән яңгыр һәм яшенле яңгыр көтелә.
28 һәм 29 августта республика территориясендә +20 градус, төнлә +13тән +16 градуска кадәр, явым-төшемсез һава торышы көтелә.
Киләсе атна да шулай ук кояшлы булачак,әмма инде мондый эссе түгел. Һава көндез +27 градуска кадәр җылыначак. Кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.
Фото: mr-7.ru