«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының финалы 25 августтан 29 августка кадәр Уфада узачак.
WorldSkills Russia милли финалы - WorldSkills стандартлары буенча Русиядә иң масштаблы һөнәри осталык ярышлары, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында - 16 яшьтән 25 яшькә кадәр һәм мәктәп укучылары арасында - 16 яшькә кадәр уза. Чараны ел саен «Мәгариф» гомумдәүләт проектына керүче «Яшь профессионаллар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздыралар.
Беренчелекне оештыручылар булып Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы тора. «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалы Русия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елын 2021 елда уздыру буенча төп чаралар планына кертелгән.
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының эшлекле программасы 26 августтан 28 августка кадәр «Торатау» конгресс-холлында узачак. Тематик сессияләр кысаларында спикерлар һәм экспертлар алдагы 5-10 ел дәвамында һөнәри белем бирү системасы очрашачак мәсьәләләр турында фикер алышачак. «Ил масштабларында WorldSkills эффекты: чемпионатта катнашудан алып гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга кадәр» пленар утырышы узган 9 елда төбәкләр, икътисадның төрле тармакларын үстерүгә һәм алар өчен кадрлар әзерләүгә юнәлтелгән хәрәкәт казанышларын һәм эшчәнлек нәтиҗәсен бәяләүгә багышланачак. Спикерларның чыгышлары чын мисаллар белән тасвирланачак, аларда кешеләрнең һөнәри карьерасы һәм предприятиеләрнең уңышы "Ворлдскиллска кадәр һәм аннан соң" бүленгән.
Чемпионат мәйданчыгынд килүчеләр үзләрен төрле компетенцияләрдә сынап карый алачак - мобиль робототехникадан алып Try-a-skill интерактив зоналарында авыл хуҗалыгы машиналарын йөртү һәм эретеп ябыштыру эшләрен башкаруга кадәр. Моннан тыш, WorldSkills Russia милли финалы барышында беренче тапкыр Башкортстан Республикасының 5-11нче сыйныф укучылары өчен профориентация мәйданчыгы тәкъдим ителәчәк. Мәйданчык тест нәтиҗәләре буенча балаларның һөнәри мәнфәгатьләре нигезендә профильле экскурсия маршрутларын үз эченә ала һәм аларны төрле компетенцияләр буенча һөнәри "проба"лар узу һәм заманча белгечлекләр дөньясы белән танышырга ярдәм итүче экспертлар белән очрашу аша кирәкле һәм перспектив һөнәрләр арасына кертүне тәэмин итә. Программа кысаларында 4 профильле маршрут тәкъдим ителәчәк: «Креатив һөнәр һәм мәгариф», «Җитештерү, инженерия һәм санлы технологияләр», «Хезмәт күрсәтүләр өлкәсе», «Төзелеш технологияләре».
Мондый формат төрле белгечлекләрне үз куллары белән сынап карарга һәм кызыксынучы өлкәгә тулысынча чумарга мөмкинлек бирә.
Ачылу тантанасы - 25 августта, ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы - 29 августта узачак.
Фото: sib-worker.ru