-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 август 2021, 10:33

Сезгә дә - ун мең сум, сезгә дә...

Русия Президенты Владимир Путин быел пенсионерларга - берьюлы 10 мең сум, ә хәрбиләргә уртача 15 мең сум түләргә тәкъдим итте.

Сезгә дә - ун мең сум, сезгә дә...
Сезгә дә - ун мең сум, сезгә дә...

Ул бу башлангыч турында “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары белән очрашуда белдерде.

Оборона министры Сергей Шойгу Президенттан Русия армиясенең акчалата ярдәмен "шактый югары дәрәҗәдә" тотуны сорады. Аның сүзләренә караганда, хәрбиләрнең кереме инфляция һәм коронавирус пандемиясе белән бәйле азайды.

"Мин сезнең күрсәтмәләрегезне сайлау кампаниясе кысаларында гына түгел, акча пособиесен җитәрлек дәрәҗәдә саклап калуыгызны сорар идем, сез моннан ун ел элек уйлаганча, без һәрвакыт яхшы әзерлекле профессиональ армия тотарга тиешбез”, - диде Сергей Шойгу.

Владимир Путин җавап бирде, Үзәк Банк һәм Хөкүмәт инфляциягә каршы көрәшү өчен "тиешле көч куялар". Бу фонда, хәрбиләрнең керемнәре кимергә тиеш түгел. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә реаль инфляция "куллану структурасы аркасында" 6,5 прценттан артып китә”, - диде дәүләт башлыгы.



Фото:lenta.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: