-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 август 2021, 20:55

Янгын авылларга якынлаша

Зианчура районында табигый янгыннар куркыныч белән яный. Аларга каршы бөтен халык көрәшә.

Янгын авылларга якынлаша
Янгын авылларга якынлаша
Ут учагы Казансу авылыннан 4 километр ераклыкта урнашкан иде. Хәзер ул Биштирәк һәм Агырда торак пунктларына юнәлеш буенча минераллаштырылган полосаларны узды.

Гадәттән тыш хезмәтләр мәгълүматларына караганда, сүндерүгә 15 трактор, 8 янгын сүндерү автоцисцерны, 120дән артык кеше җәлеп ителгән.

Көчле җил янгын сүндерүчеләр комачаулый. Янгын 300 гектардан артык мәйданны колачлаган. Бирегә ярдәмгә Күмертаудан 11 кешедән торган аэромобиль төркеме һәм ике янгын сүндерү автоцистернасы чыккан. Биредә Зианчура урманчылыгының бөтен составы, Баеш һәм Иделбәк авыл, район хакимияте хезмәткәрләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ирекле янгын сүндерүчеләре, район яшьләр комитетыннан волонтерлар эшли.

Искәртеп узабыз, бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүгенге көндә республикада янгынга каршы махсус режим шартларында торак пунктларның хәвефсезлеге мәсьәләсе муниципалитетлар башлыклары өчен беренче урында тора, дип билгеләп үтте.

23 август иртәсендә төбәктә 14 янгын учагы бар иде, шуларның 9ы локальләштерелгән.

Фото: bashinform.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: