-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 август 2021, 20:50

Янгын батырларга бирешә!

Янгын сүндерүчеләр һәм волонтерлар Баймак районының Бәхтегәрәй авылында табигый янгынны җиңгән.

Янгын батырларга бирешә!
Янгын батырларга бирешә!

Бүген көн уртасында эссе һәм коры һава торышы аркасында 2 гектар мәйданда коры үлән һәм куаклар янган. Ялкын авылга килмәгән, дип хәбәр итәләр Башкотстан буенча Гадәттән тыш әлләр министрлыгында. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Авыл тирәли берничә минераллаштырылган полоса салганнар, шуңа күрә ут алга таба китмәгән. Хәзерге вакытта торфяниклар төтенли.
"Хәзерге вакытта Бәхтегәрәй авылы янында урнашкан яну учагы юкка чыгарылды. Утны сүндерүдә 2 чылбырлы трактор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы техникасы һәм республиканың янгынга каршы хезмәте техникасы кулланылды, халык ярдәмгә чыкты. Янгынны бетерү өчен барлык кирәкле чаралар күрелде", - ди Баймак районы башлыгы Фәнис Әминев.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: