-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 август 2021, 14:25

«Яшь профессионаллар» бәйгесенең тәме нинди?

Әлеге чара өчен махсус торт пешерелде.

«Яшь профессионаллар» бәйгесенең тәме нинди?
«Яшь профессионаллар» бәйгесенең тәме нинди?

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли-2021 чемпионатының финалының тәме нинди? Бу хакта "Кондитер эше" компетенциясенең техник администраторлары белә. Күптән түгел чемпионат эмблемасы белән фисташка торты ясалган.

Компетенция экспертларының берсе, Уфа сәүдә-икътисади колледж укытучысы Эльвира Ильясова сүзләренчә, кремлы торт якынча 3 килограмм авырлыкта, ә аны әзерләү 2,5 сәгатьтән күбрәк вакытны алган.

"Шулай итеп без җиһазларны үзенчәлекле сынау уздырдык - чемпионат компетенциясенә барысы да әзер!" - ди Эльвира Ильясова.

"Монда беркем дә шикләнмәс дип уйлыйм. Башкортстан өчен бу бөтенләй яңа компетенция, без беренче тапкыр аның буенча команда җыя алдыкӨ, - дип билгели Эльвира Ильясова.

Катнашучылар әзерләгән барлык кулинар шедеврларны WorldSkills Russia халыкара экспертлары бәяләячәк.

WorldSkills Russia милли финалы - WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча Русиядә иң масштаблы ярышлар. Урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары арасында 16-25 яшькә кадәр һәм мәктәп укучылары арасында 16 яшькә кадәр яшьләр кактнаша анда. Чара ел саен «Мәгариф» гомумдәүләт проектына керүче «Яшь профессионаллар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: