«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли-2021 чемпионатында катнашучылар ярышачак компетенцияләрнең берсе - «Ландшафт дизайны». Үз осталыкларын тәҗрибәле профессионаллар да, үсмерләр дә күрсәтәчәк.
Башкортстан бу компетенциядә өч команда - ике яшь профессионал (16дан 22 яшькә кадәр) һәм бер үсмер (14 яшьтән 16 яшькә кадәр) тәкъдим итәчәк.
Республика җыелма командасына чемпионатның төбәк этабында призлы урыннар алган катнашучылар керде. “Өлкән” команда составында - Уфа урман-техника техникумының беренче һәм икенче курс студентлары, республика экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр.
"Чемпионатта без беренче тапкыр катнашабыз, бу барыбыз өчен дә бик җаваплы һәм катлаулы, чөнки башка командаларның күбесе WorldSkills стандартлары буенча чемпионатларда катнашу тәҗрибәсенә ия. Әзерлекне үзебезнең укыту-тәҗрибә хуҗалыгында - Уфа лимонариенда алып барабыз», - ди Башкортостан Республикасы җыелма командасының ландшафт дизайны буенча эксперты Гөлназ Ихсанова.
Компетенция эксперты Фәридә Садыйкова әйтүенчә, конкурсантларны күп кенә кызыклы эшләр көтә.
«Катнашучылар чәчәкләр, үсемлекләр утыртырга, габионнар (ташлар белән тутырылган контейнерлар), юллар, агач конструкцияләр урнаштырырга тиеш булачак. Жюрига WorldSkills сыйфатының халыкара стандартлары - барлык ландшафт эшләрен башкаруга озынлыгы, киңлеге, сыйфаты һәм тизлеге буенча бәя бирәчәк. Шул ук вакытта өлкәннәр командасының программасы үсмерләрнекенә караганда катлаулырак булыр дип көтелә", - дип билгеләп үтә Фәридә Садыйкова.