+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 август 2021, 11:55

Бүген янгынны туктатырга тиешләр!

Бүген иртәнгә республикада 1176,05 гектарда 12 урман янгыны дөрләвен дәвам итә иде.

Бүген янгынны туктатырга тиешләр!
Бүген янгынны туктатырга тиешләр!

 Аларны 353 кеше һәм 76 берәмлек техника сүндерә.

Зианчура районының Казанка авылы янында янгынны сүндерүдә 200дән артык кеше катнаша.

Алар янында үз теләге белән янгын сүндерүчеләргә төшке аш әзерләүчеләр дә бар.

Сәгыйть авылы китапханәчесе Зөмәрә Имясова тормыш иптәше Сәлим Миңнехан улы белән бергә волонтерлар өчен кайнар төшке аш әзерләгән - Зөмәрә апа тәмле ризыклар, флотча макарон пешергән, ире үз машинасында аш-су, кайнар чәй алып килгән.

Районны коткаруда катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт! Кичә Казанка авылы янында кабынган янгын көн буе сүндерелде, бары тик төнге икегә генә хәл бераз тынычланды - ут килеп җитә алырлык авыллар яны төрле яктан сөрелде, анда төн буе кизү тору оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, янгын берничә йөз гектар урман һәм тау массивында дөрли иде. Иртәнге биштән аны локальләштерү эше башланды, 15 трактор эшли. Күмертаудан аэромобиль төркеме урында, волонтерлар Исәнгол, шулай ук күрше Зилаер һәм Хәйбулла районнарыннан автобусларда килергә чыккан.

Район хакимияте башлыгы Д. Юланов белдерүенчә, янгын урынында 200дән артык кеше эшләячәк, техника җитәрлек, бүген янгынга чик кую бурычы тора.

Фото: Виктория Куянова.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: