+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 август 2021, 09:50

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш ничек оештырылган?

Башкортстан Хөкүмәтендә беренче яртыеллык йомгакларын игълан иттеләр.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш ничек оештырылган?
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш ничек оештырылган?
Башкортстан Хөкүмәте Аппаратында гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эш “Русия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” Федераль закон, “Башкортстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” республика законы, Башкортстан Хөкүмәте Регламенты, аның Аппаратының эшләр алып бару буенча инструкциясе белән көйләнә. Мөрәҗәгатьләр белән эш турында тиешле хокукый мәгълүмат республика Хөкүмәтенең http://www.pravitelstvorb.ru сайтында урнаштырылган. Анда гражданнар, шулай ук, контакт реквизитларын һәм Хөкүмәткә Интернет аша мөрәҗәгать итү формасын да таба ала.

Узган вакыт эчендә республика Хөкүмәтенә 6952 мөрәҗәгать алынган. Шуларның 950се – тикшерү һәм чара күрү өчен Башкортстан Башлыгы Хакимиятеннән, 2580е – Русия Президенты Хакимиятеннән, 48е – Дәүләт думасыннан, 273е федераль Хөкүмәт Аппаратыннан төшерелгән, 3101 мөрәҗәгатьне гражданнар һәм оешмалар юллаган. Югарыда торучы дәүләт власте органнарыннан мәгълүмат соратып 327 запрос килгән.
 
6952 мөрәҗәгатьтә авторлар җәмгысы 7306 мәсьәлә күтәргән һәм сорау юллаган. Халыкны күбрәк нинди мәсьәләләр кызыксындыра һәм борчый соң? Бу җәһәттән барлык мөрәҗәгатьләрнең 31 проценты (2265е) торак-коммуналь хуҗалыкка, 23 проценты (1684е) – икътисадка, 22,8 проценты (1663е) – социаль өлкәгә, 17,6 проценты (1286сы) – дәүләт, җәмгыять һәм сәясәткә, 5,6 проценты (408е) оборона, хәвефсезлек һәм законлылык өлкәләренә карый. Мөрәҗәгать итүчеләр, беренче чиратта, торак шартларын яхшырту, гражданнарны иске һәм авария хәлендәге торактан күчерү, ятим балаларны торак белән тәэмин итү; өлешләтә торак төзелешендә катнашу, бу өлкәдә дәүләт күзәтчелеге һәм контроль, урамнарда асфальт өслегенең начар булуы, авыл торак пунктларында юлны ремонтлау, кышын кардан чистарту; шәһәр һәм поселокларны төзекләндерү, йорт алды территорияләрен яшелләндерү, балалар мәйданчыкларын булдыру мәсьәләләрен күтәрә. Су, электр тәэминатына, чүп чыгаруга, суүткәргечләрне ремонтлауга һәм яңаларын салуга; тирә-як мохит һәм сулар һава сафлыгына; күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга, идарә итүче компанияләрнең эшлексезлегенә, коммуналь түләүләргә һәм гомум милекне тиешенчә карап тотмауга, коммуналь хезмәтләрнең тиешенчә күрсәтелмәвенә бәйле мәсьәләләр дә үзәк урынны били. Янә килеп, медицина хезмәте күрсәтү, вакциналау, төрле категория гражданнарга түләүләр, авырганнан соң реабилитация үтү һәм коронавирус инфекциясенә бәйле башка сораулар да күп кенә. Халыкны шулай ук авыр тормыш хәлендә калганнарга матди ярдәм күрсәтү мәсьәләләре дә җитди борчый.
Хөкүмәт Аппаратыннан хәбәр итүләренчә, барлык мөрәҗәгатьләр дә тиешле тәртиптә каралган. Гражданнарны кызыксындырган аерым мәсьәләләр уңай хәл ителгән, калган сораулар буенча квалификацияле аңлатмалар һәм рекомендацияләр юлланган.
 
Мөрәҗәгатьләрнең территориаль структурасын өйрәнү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, күпчелек сораулар Уфа (2709), Стәрлетамак (338), Октябрьский (197), Нефтекама (154), Салават (132), Сибай (47) шәһәрләреннән, Уфа (233), Мәләвез (131), Туймазы (120), Ишембай (97), Белорет (90), Әбҗәлил (81), Иглин (73), Учалы (73 мөрәҗәгать) районнарыннан алынган.

Илдар Фазлетдинов.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: