+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 август 2021, 11:45

Шәһәргә ярдәм кирәк!

"Шәһәргә ярдәм кирәк» - бу юлы мондый хәвефле чакыруны социаль челтәрләрдә шәһәр яки авылның гади кешесе түгел, ә Межгорье шәһәре хакимият башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Калугин язган.

Шәһәргә ярдәм кирәк!
Шәһәргә ярдәм кирәк!
"23 августта шәһәрдән 5 километр ераклыкта табигый янгын чыга. Кичә кич белән шунда, Межгорье шәһәрендә, штаб оештырыла. Бу эшкә без дә, Башкортстанның ЦУРы да, кушылдык.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан килгән коллегалар сөйләвенчә, шәһәрдән 5 километр ераклыкта, чыннан да, зур табигый янгын дөрли, аның мәйданы - 24 гектар. Кичә үк урында Гадәттән тыш хәлләр һәм хәвефсезлек буенча комиссия утырышы үткәрелде, көчләрне һәм чараларны югары әзерлек режимына күчерү турында карар кабул ителде.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты янгынны сүндерү өчен 10 коткаручыны һәм 30 янгын сүндергечне җибәрде. Барлыгы 7 берәмлек техника һәм 56 кеше җәлеп ителгән. Волонтерлар, предприятиеләр кушылды, "Газпром трансгаз Уфа" янгынга каршы чокырлар казу өчен авыр бульдозер бүлде.

Табигый янгынга бәйле хәлне контрольдә тотачакбыз".

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: