+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 август 2021, 14:45

Уфада умартачыларның Халыкара онлайн-симпозиумы узачак

Уфада 20-21 сентябрьдә умартачыларның халыкара онлайн-симпозиумы узачак. «Умартачылык үсешенең глобаль трендлары» дип аталган чара Мәскәүдә «Апимондия» конгрессын уздыруның 50 еллыгына багышлана һәм Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Апимондия Секретариаты һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә узачак.

Уфада умартачыларның Халыкара онлайн-симпозиумы узачак
Уфада умартачыларның Халыкара онлайн-симпозиумы узачак
Симпозиумда Башкортстан, Русия һәм чит ил вәкилләре катнашачак. Алар - умарта кортларының генетикасы, сәламәтлеге, умартачылык икътисады һәм умартачылык өлкәсендә әйдәүче галимнәр.

Шулай ук онлайн симпозиум кысаларында онлайн-күргәзмә узачак, ул Русия төбәкләренең умартачылыкта казанышларын киң күләмле күрсәтергә һәм аларның товарларын һәм хезмәтләрен чит ил базарларына чыгару өчен профильле предприятиеләрне тәкъдир итәргә мөмкинлек бирәчәк. Симпозиум үткәргән вакытта умартачылык өлкәсендә Русия төбәкләре казанышлары турында презентация видеороликлары күрсәтеләчәк.

Халыкара онлайн-симпозиум Апимондиянең 47нче конгрессына әзерлеккә ярдәм итүче чара булачак, ул 2022 елның сентябрь башында Уфада узачак.

Халыкара онлайн-симпозиумны уздыру турындагы карар 2020 елның ноябрендә кабул ителде, ул вакытта Апимондиянең 47нче конгрессын үткәрү срокларын 2022 елга күчерү турында анонсланган иде. Алдагы симпозиумның төп максаты - умартачыларның конгресска кызыксынуын һәм аның актив эшчәнлеген тәэмин итү.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: