Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 август 2021, 17:06

Уфага рәхим итегез!

Иртәгә чемпионатның ачу тантанасы булачак.

Уфага рәхим итегез!
Уфага рәхим итегез!

Башкортстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты башланырга бер көн калды.
Республикага чемпионатта катнашучылар делегацияләре килә башлады. Укучылар һәм студентлар өчен һөнәри осталык буенча иң зур ярышлар Русиянең 76 төбәге командаларын берләштерәчәк. Милли чемпионат Уфада 25-29 августта узачак.

Чарада катнашучыларга, волонтерларга һәм башка бу вакыйгага бәйле кешеләргә хәвефсезлек кагыйдәләрен тулысынча үтәү өчен барлык чаралар күрелгән. Әлеге чемпионатны үткәрүгә бәйле булган һәркем моңа бик җитди карый.

#WorldSkillsRussia #Нацфинал2021 #НацфиналУфа

Фото: tuvest.ru

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в