-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 август 2021, 10:45

Мәҗбүр итәргә ярамый!

Коронавирустан вакциналау темпларын арттыруга мәҗбүр итү белән түгел, ә әдәпле агитация юлы белән ирешү зарур.

Мәҗбүр итәргә ярамый!
Мәҗбүр итәргә ярамый!
Бу хакта «Бердәм Русия» партиясе съездында Русия Президенты Владимир Путин белдерде.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, COVID-19 пандемиясен барлык гражданнарның тырышлыгын берләштергәндә генә җиңәргә мөмкин. Төп корал булып вакциналау тора, дип билгеләп үтте Президент.

«Куркыныч эпидемияне без бергә генә җиңә алабыз. Кешеләр эшен югалтуга кадәр барып җиткән басымга юл куярга ярамый. Аларны моны эшләргә инандыру, үз гомереңне, сәламәтлегеңне саклау өчен прививка ясауның мөһимлеген, вакцинаның чыннан да эшләвен, өзлегүләр куркынычын киметүен аңлату зарур", - диде Президент.

"Эпидемия сәламәтлек саклау тармагының көчле якларын гына түгел, проблемаларын да күрсәтте. Белгәнегезчә, медицина реабилитациясе системасын үстерү буенча махсус программаны эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде инде. Ул заманча һәм уңайлы булырга, кешеләргә авырулар һәм имгәнүләр нәтиҗәләрен җиңәргә нәтиҗәле ярдәм итәргә тиеш", - диде Владимир Путин.

Фото: http://kremlin.ru/

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: