+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 август 2021, 14:57

Милли чемпионат ярдәмендә үзеңә һөнәр сайла!

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионатының финалы бүген ачылачак.

Милли чемпионат ярдәмендә үзеңә һөнәр сайла!
Милли чемпионат ярдәмендә үзеңә һөнәр сайла!

Бүген Уфада «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионатының финалы старт ала. Төп ярыш мәйданчыгы Рубеж урамында «Яшь профессионаллар паркы» булачак. Чараның эшлекле программасы 26-28 августта "Торатау" конгресс-холлында узачак.
Уфага барлыгы 1800 конкурсант киләчәк, шуларның 600е - юниорлар. Эксперт берләшмәсен 2000гә якын кеше тәкъдим итәчәк. Чемпионатта Русиянең 76 төбәгеннән командалар катнашачак. Башкортстан Республикасы җыелма командасында 498 кеше - 280 конкурсант һәм 218 эксперт. Төбәк 103 компетенция буенча ярышларда игълан ителгән.

Һәр теләүче үзен try-a-skill форматындагы чемпионат партнерларыннан активлыкта сынап карарга мөмкин ("үзеңне һөнәрдә сынап кара"). Парк территориясендә балалар өчен зона эшли башлаячак, анда тәҗрибәле остазлар төрле яшьтәге мәктәп укучыларына профориентация белән ярдәм итәчәк.

26, 27 һәм 28 августта “Яшь профессионаллар паркы” территориясенә керү теләүчеләр өчен ирекле булачак.
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) милли чемпионаты финалы - WorldSkills стандартлары буенча Русиядә иң масштаблы һөнәри осталык ярышлары - урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары арасында 16 яшьтән 25 яшькә кадәр булган һәм WorldSkills Russia Juniors юнәлешләре вәкилләре арасында 16 яшькә кадәр мәктәп укучылары арасында үтә.

#WorldSkillsRussia #Нацфинал2021 #НацфиналУфа

Фото: networthspot.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: