+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 август 2021, 15:10

Волонтерлар Зианчурага юл тотты

25 августта ирекле ярдәмчеләр отряды Зианчура районында урман янгыннарын сүндерүдә ярдәмгә китте.

Волонтерлар Зианчурага юл тотты
Волонтерлар Зианчурага юл тотты
Автобус Уфадан чыкты. Юлда ул отряд Стәрлетамак, Салават, Күмертау һәм Күгәрчен районнарыннан волонтерлар белән тулыланачак.
Кайбер иреклеләр өчен бу сәфәр беренче генә түгел. Зәринә Вәлиева Әбҗәлил районында янгыннарны сүндерде, һәм Зианчура урманнарына зур энтузиазм белән ашыга. Кызны авырлыклар куркытмый.

– Мин яңа сәфәремне бик көттем, һәр көнне волонтерлык үзәге төркемен күзәттем. Әйе, эссе. Әйе, сүндерү урынына кадәр юлны һәркем үтә алмаячак. Әмма мин бик ярдәм итәргә телим һәм әлегә бу кирәк булганда барачакмын, - дип уртаклаша Зәрина.

Кешеләрне Республика иреклеләр үзәге базасында оештырылган оператив волонтерлар штабы туплый һәм җибәрә. Волонтерларны транспорт, туклану, шәхси саклану чаралары һәм янгын сүндерү өчен кирәкле инвентарь белән тәэмин итәләр.

18 яшьтән алып 55 яшькә кадәр, сәламәтлеге яхшы булган кешеләр ут белән көрәштә волонтер булырга һәм ярдәм итәргә мөмкин. Моның өчен 8zgtKvFpgoMFb9By7 сылтамасы буенча форма тутырырга кирәк.

Элемтә өчен җаваплы кеше: Владислава Пальчиковская-волонтерлар белән эшләү буенча координатор. Тел.: +7 (996) 402-18-08.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: