+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 август 2021, 20:56

Worldskills - көчлеләр, тапкырлар, тырышлар бәйгесе ул!

Уфада "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалына старт бирү тантанасы башланды.

Worldskills - көчлеләр, тапкырлар, тырышлар бәйгесе ул!
Worldskills - көчлеләр, тапкырлар, тырышлар бәйгесе ул!

Берничә минут элек Уфаның төп мәйданнарының берсендә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалына старт бирелде. Чемпионатның эшлекле программасы "Торатау" конгресс-холлында 26-28 августта узачак.

Программа кысаларында конкурста катнашучылар 7 блокка бүленгән 105 һөнәри компетенциядә үз осталыкларын күрсәтәчәк. Чара ел саен «Мәгариф» гомумдәүләт проектына керүче «Яшь профессионаллар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Русиянең төрле почмакларыннан җыелган яшьләр парады бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Аларның һәркайсы күтәренке кәефтә һәм чемпионат аларның гомерендә чагу бер мизгел булып калачагына ышануын белдерә.

Чемпионат финалында 1700дән артык конкурсант, шуларның 600дән артыгы - юниорлар төрле компетенцияләрдә һөнәри осталыгын күрсәтәчәк. Ә бүген исә конкурсантларда бәйрәм кәефе. Яшьләр Уфаның матурлыгына, республика табигатенең гүзәллегенә соклану белдерә. "Без бирегә үзебезнең көчне сынарга гына түгел, яңа дуслар табарга, үз һөнәребез кешеләре белән тәҗрибә уртаклашырга да килдек", - ди Чечен Республикасыннан килүчеләр.

#WorldSkillsRussia #Нацфинал2021 #НацфиналУфа

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: