-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 август 2021, 10:50

Янгыннар саны 16га җитте

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә урман янгыннарына бәйле хәлне ачыкладылар.

Янгыннар саны 16га җитте
Янгыннар саны 16га җитте

Алар мәгълүматлары буенча, 25 августта иртәнге 8гә республика территориясендә 1471 гектар мәйданда 16 табигый янгын учагы теркәлгән. Алар Бөрҗән, Белорет, Баймак, Зианчура, Авыргазы, Федоровка, Гафури, Хәйбулла, Зилаер районнарында дөрли.

Шуларның тугызы оператив рәвештә локальләштерелгән. 816,1 гектар мәйданда 7 учакка чик куелмаган.

Кичә кич Зианчура районының Югары Сарабил авылында янгын чыккан. Авылдан бер километр ераклыкта басу янган. Чыганак Тазлар һәм Исәнгол авыл хакимиятләре көче белән туктатылган, хәзер биредә 9 берәмлек техника эшли. Халыкка куркыныч янамый.

Районның Биккуҗа һәм Тазлар авыллары арасында тау яна. Бер атна элек анда янгын чыккан иде инде, сәбәбе - авыл хуҗалыгы техникасын дөрес кулланмау.
Зинһар, сак булыгыз, дуслар! Табигатькә, техникага салкын караганда, кемдер өйсез калырга мөмкин...

Фото: zianzori.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: