+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 август 2021, 15:18

"Безгә үз куллары белән илне баетучы кешеләр кирәк"

“Ил масштабында WORLDSKILLS эффекты: чемпионатта катнашудан гомумдәүләт проекты гамәлгә ашканчыга кадәр” пленар утырыш узды.

"Безгә үз куллары белән илне баетучы кешеләр кирәк"
"Безгә үз куллары белән илне баетучы кешеләр кирәк"

Бүген  “Ил масштабында WORLDSKILLS эффекты: чемпионатта катнашудан гомумдәүләт проекты гамәлгә ашканчыга кадәр” пленар утырышы узды. Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров, «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) генеральный директоры Роберт Уразов, Русия мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев катнаштылар. Утырышта Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикованың онлайн форматта сәламләве яңгырады.

— Ворлдскилс – барлык тармакларга да үтеп керде. Русия Хөкүмәте бу чемпионатның инде өч гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда урын алып торуын билгели. “Хезмәт җитештерүчәнлеге”, “Демография”, “Мәгариф” гомумдәүләт проектлары бүген зур колач алып, икътисадны үстерүгә ярдәм итә. Ворлдскилс – кешене һөнәри белгечкә әйләндерә. Шуңа да бу чара ярдәмендә дә зур нәтиҗәләргә ирешербез, дип өметләнәм, — диде ул.

Александр Бугаев Ворлдскилсның иң төп үзенчәлеген атаганда бу чараның кирәкле мохит һәм мәдәният булдыруын ассызыклады.

— Ворлдскилс — төрле тармакларга белгечләр әзерли. Узган ел чыгарылыш сыйныф укучыларының 60 проценты урта һөнәри белем алу өчен уку йортларына юлланды. Әле 2009 елларда моны күз алдына китерү дә мөмкин түгел иде. Яшьләр безнең алга куйган бу чакыруга без җавап бирергә тиеш. Алар җитештерү тармагына эшкә юлланачак. Ворлдскилсның үзенчәлеге дә шунда, — диде ул.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Ворлдскилсның республика тормышына кертәчәк үзенчәлеге турында сөйләде.

— Безне алда күңелсез хәл көтә. Эшче куллар саны җитмәү — безнең төбәккә дә кагыла. Без бар көчебезне салып, республикага инвестицияләр җәлеп итәбез. Мәсәлән, киләсе елга гына да республикага 800 тегүче кирәк булачак. Шул ук вакытта, юкка чыгып барган җитештерү тармакларын тергезәбез. Боларга эшче куллар кирәк. Республикадан 140 меңгә якын көчле, яшь ир-егетләр Себер якларында эшли. Аларның нефть һәм газ тармагында эшләү өчен белеме бар. Безгә шушы күренешне юкка чыгарырга да кирәк. Ворлдскилс ел саен киңлекләрен үстерә. Мәсәлән, беренче елда 25 һөнәр буенча ярышлар үтсә, быел аларның саны 105кә җитте. Димәк, эшче һөнәрләр саны арта.

Шул ук вакытта, мин Башкортстанда һөнәри белем бирү йортларын, чагыштырмача, саклап кала алуыбызны ассызыклар идем. Бүген бездә 96 шундый уку йорты бар. Әлеге чара бу уку йортларына җан өрәчәк. Безгә үз куллары белән илне баетучы кешеләр кирәк, — диде ул һәм мондый чараларны ел саен бездә үткәрү башлангычы белән дә чыкты.

Чарада Ворлдскилс ярдәмендә үз юлларын табучы яшьләр дә чыгыш ясады. Шул ук вакытта, бүгенге яшьләрнең эшче һөнәрләр алырга өстенлек бирүе, алар җитештерү тармагында уңайлы шартларда, югары хезмәт хакы алып эшләүләре турында да фикер алышу булды.

#НацфиналУфа #Нацфинал2021 и #WorldSkillsRussia

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: