+11 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 август 2021, 15:43

Эшчеләр саны кыскармаска тиеш!

Бүген тиешле килешүгә кул куелды.

Эшчеләр саны кыскармаска тиеш!
Эшчеләр саны кыскармаска тиеш!

26 августта “Яшь профессионаллар” IX милли чемпионатының (WorldSkills Russia) финалында Башкортстан Хөкүмәте һәм “Башкортстан сода компаниясе” “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документка республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтнең беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов һәм «БСК» генеральный директоры Эдуард Давыдов кул куйдылар.

Республика һәм компания җитәкчелегенең һәрьяклап үзара хезмәттәшлеге хезмәт җитештерүчәнлеген ел саен кимендә 5 процентка арттыруны тәэмин итәргә тиеш, ә Федераль компетенцияләр үзәгенә киңәйтелгән ярдәм алынган очракта — кимендә 10 процентка. Төбәк Хөкүмәте үз ягыннан һөнәри һәм эксперт ресурслары белән ярдәм итәчәк.

— Хезмәт җитештерүчәнлеген төрле ысуллар белән арттырырга мөмкин. Иң гади юл - ул кешеләр саны кыскаруы. Ләкин без бу юлдан барырга җыенмыйбыз. Без продукция чыгаруның күләмен арттыру, аның ассортиментын киңәйтү, яңа товарлар булдыру исәбенә күрсәткечләрне арттыруга ирешергә ниятлибез. «БСК»ның гомумдәүләт проектында катнашуы яңа производство формалаштырырга ярдәм итәчәк, аның кысаларында без компаниянең дә, бөтен республиканың да нәтиҗәлелеген арттыра алачакбыз, — дип билгеләп үтте Эдуард Давыдов.

— Без төбәк җитәкчелегенең бу юнәлештә бик актив булуын күрәбез, предприятиеләрнең үз керемнәрен һәм, димәк, салым түләүләрен арттыруы белән кызыксынабыз. Имзаланган килешү - хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өлкәсендә генә түгел, республика икътисадын ныгыту буенча да көчләрне берләштерү ул.

#НацфиналУфа #Нацфинал2021 и #WorldSkillsRussia

Фото: glavarb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: