+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 август 2021, 21:30

Пилотсыз авиация кластерын булдыру хакында килешү төзелде

Бүген Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Инвестсәгать» утырышында Башкортстан Хөкүмәте бизнес белән пилотсыз авиация кластерын оештыру ниятләре турында килешү төзеде. Документка Премьер-министр Андрей Назаров, «Геоскан», «Аэроглоуб» һәм «ХОВЕР» компанияләре җитәкчеләре, шулай ук «Николай Жуковский исемендәге институт» милли тикшеренү үзәге һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты җитәкчеләре кул куйдылар.

Кластерда катнашучылар пилотсыз очу аппаратлары өчен мәгълүмати системалар, компонентлар эшләп чыгарачак, шулай ук әлеге эшчәнлеккә фәнни-методик ярдәм күрсәтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм "Ростех" дәүләт корпорациясе авиация комплексының индустриаль директоры Анатолий Сердюков WorldSkills Russia-2021 Милли чемпионаты финалы уза торган «Яшь профессионаллар паркы"нда булдылар һәм кластерда катнашучыларның берсенең —“Геоскан” компаниясенең стендын карадылар. 2021 елда ул Башкортстанда пилотсыз вертолетлар һәм аэротаксилар әзерләүгә юнәлтелгән җитештерү эшен башлады.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/144635.html

Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/144635.html

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: