+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 август 2021, 10:51

WorldSkills финалы ел саен Уфада үтәргә мөмкин

Радий Хәбиров шундый тәкъдим белән чыкты.

WorldSkills финалы ел саен Уфада үтәргә мөмкин
WorldSkills финалы ел саен Уфада үтәргә мөмкин

Кичә "Яшь профессионаллар" IX милли чемпионатының эш программасы кысаларында уза торган пленар утырыш вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаны WorldSkills Russia финалын ел саен уздыру буенча даими мәйданчык буларак тәкъдим итте.

"WorldSkills финалын уздыру мәйданын кайдадыр якорьлаштырырга кирәк, - диде республика җитәкчесе. Мәскәүдә, аңлашыла, үзләренеке бар. Питер - ул Санкт-Петербург икътисади форумы. Екатеринбургта бу - "Иннопром", иң эре чара. Безнең яхшы күршеләребезнең, тугандаш республикабызда - KazanSummit. Тик Башкортстанда гына берни юк. Шуңа күрә, минем уйлавымча, әгәр сез шундый карар кабул итсәгез, без риза булачакбыз. Бездә моның өчен барлык ресурслар һәм куәтләр бар".

Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) генеральный директоры Роберт Уразов Башкортстан Башлыгының тәкъдимен шәрехләп, аның бик кыйммәтле һәм кызыклы булуын билгеләп үтте.

"Чемпионат үзе - катлаулы күренеш, бу асылда кыска вакыт эчендә 100 завод төзү. Без Башкортстан һәм федераль үзәктә хезмәттәшләр белән сөйләшербез. Мөһим һәм кызыклы тәкъдим, - диде Роберт Уразов, журналистларның сорауларына җавап биреп.
Шулай ук Уфаның «Торатау» конгресс-холлында пленар утырыш кысаларында чемпионатны Русиядә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга һәм сәнәгать сәясәтенә нәтиҗәле йогынты ясау мәсьәләсе буенча фикер алышу узды.

#WorldSkills Russia #НацфиналУфа

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: