-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 август 2021, 20:30

WorldSkills стандартлары популярлаша

Башкортстан урта һөнәри белем бирү системасы кысаларында WorldSkills стандартлары буенча имтиханнар тапшырган илнең Топ-5 төбәгенә керә.

WorldSkills стандартлары популярлаша
WorldSkills стандартлары популярлаша

WorldSkills стандартының демонстрацион имтиханнары якын киләчәктә Русиянең барлык колледжларында һәм техникумнарында мәҗбүри булырга мөмкин. Мондый белдерү Уфада тугызынчы "Яшь профессионаллар" милли чемпионатының эш программасы барышында яңгырады. «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия)» проектлары менеджеры Кабират Раджабова билгеләвенчә, Башкортстан урта һөнәри белем бирү системасы кысаларында WorldSkills стандартлары буенча имтиханнар тапшырган илнең Топ-5 төбәгенә керә.

"Барлыгы Русиядә, 2021 елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча, WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар уздыруның 4929 үзәге аккредитацияләнгән. Алар арасында бухгалтер эше, пешекче эше, автомобиль ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү кебек юнәлешләр буенча үзәкләр, шулай ук банк эше әйдәп бара. Мондый имтихан тапшырган төбәкләр арасында Мәскәү (369 ЦПД), Мәскәү өлкәсе (223), Татарстан Республикасы (183) һәм Башкортстан (177) алда бара, - диде Раджабова.

Шулай ук республика Русия субъектлары исемлегендә дүртенче урынны алды, аларда WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтиханында катнашучылар аны 100 процентка тапшырды. Бу рейтингның беренче өч юлында Мәскәү, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре булган.

#НацфиналУфа #Нацфинал2021 и #WorldSkillsRussia

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: