+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 август 2021, 16:25

Янгыннарны буйсындыручылар

Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстанда 27 августка урман янгыннарына бәйле хәлләр турында сөйләделәр.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Лопухов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта төбәктә 1600 гектар мәйданда 8 урман янгыны гамәлдә булып кала. Шуларның берсе туктатылган. Гамәлдәге янгыннарның бишесе локальләштерелгән. Торак пунктларга янаулар юк.

Әйтик, Белорет районында Мулдакай авыл советы территориясендә ике зур янгын дөрли.

"Көчле җил аркасында янгын тайгага китте. Хәзер барлык көчләр дә ут торак пунктка янамасын өчен юнәлдерелгән. Янгыннарны сүндерү өчен көч һәм чаралар җитәрлек. Урыннарда бик күп техника, кешеләр тупланган. Группировканы арттыру мөмкинлеге каралган", - диде Лопухов.

«Хәзер биредә 182 кеше, 30га якын техника эшли. Янгын урынына барып җитү өчен, юлны сөрергә туры килә. Хәл тотрыклы, әмма локализация юк әле", - дип өстәде Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Виталий Барзайкин.

Виталий Барзайкин шулай ук Зианчура районындагы янгын хәле турында бәян итте.

"Анда торак пунктны янгыннан саклау өчен Күмертау һәм Мәләвездән тупланган җыелма отряд җибәрелде. Бүгенге көндә янгын локальләштерелгән һәм бетерелгән. Биредә шулай ук ландшафтлы янгыннарны сүндерүнең төп ысулларының берсе — янгынга каршы сөрелгән полосалар булдыру кулланылган. Хәзерге вакытта барлык табигать янгыннарын сүндерүнең иң нәтиҗәле ысулы-вертолетларны куллану түгел, ә җир өсте төркеме эше. Чөнки учаклар аерылган, бер-берсеннән ерак арада урнашкан. Җилгә карап ут үз юнәлешен үзгәртә", - дип билгеләп үтте Виталий Барзайкин.

Янгыннарны профессиональ янгын сүндерүчеләр белән беррәттән ирекле янгын дружиналары әгъзалары, урындагы халык та сүндерә. Һәр участокта оператив штаблар җәелдерелгән, янгын сүндерүдә ярдәм итәргә теләүчеләр монда килә ала, диде ведомство вәкиле.

 

Янгыннарны буйсындыручылар
Янгыннарны буйсындыручылар
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: