Бүгенге шимбә иртәсендә Белорет районында хәл катлаулы. Мулдакай авылы һәм Межгорье шәһәре янында зур яну учакларына каршы көрәш алып барыла.
Иртәнге сәгать сигезгә 25,2 гектар мәйданда 6 урман янгыны учагы теркәлгән.
2673,5 гектар мәйданда 9 урман янгыны учагы гамәлдә булуын дәвам итә.
Янгынга каршы республикада 134 берәмлек техника җәлеп ителгән, 785 кеше эшли.
Фото: "Башинформ"