-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 август 2021, 20:44

"Халык ничек әйтсә, шулай булачак!"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башкаланың Октябрь районында яңа «Кошлар» скверын төзекләндәрү барышын тикшерде. Аны 130нчы урта мәктәп янында урнаштырганнар.

"Халык ничек әйтсә, шулай булачак!"
"Халык ничек әйтсә, шулай булачак!"

Мәктәп директоры Рәис Садыйков сүзләренә караганда, 28 августка подрядчы оешма объектта спорт һәм балалар мәйданчыкларының резина өслеге өчен нигез әзерләгән. Төзүчеләр сквер территориясендә йөгерү юллары һәм тротуарлар салган, махсус велосипед трассасы – памп-трек урнаштыру эшенә керешкән.

Яңа скверны Мостай Кәримнең «Кошлар очырам..." шигыре стилистикасына туры китерәләр. Проект концепциясе буенча, бу урында яшәүче һәр кеше күңеленә хуш килгән шөгыль таба алачак. Биредә хоккей тартмасы, футбол кыры, теннис кортлары һәм баскетбол мәйданчыклары, тренажерлар белән полигон урнаштырылачак. Моннан тыш, территориядә амфитеатр, гадәти булмаган уен элементлары һәм арт-объектлар, буккроссинг – китап уку һәм китаплар алмашу урыны барлыкка киләчәк.

Велоспорт өчен памп-трек проекты буенча төзүчеләр махсус элементлар тирәсенә вак таш салган. Балалар һәм яшүсмерләр иминлеге максатларында Радий Хәбиров катламны йомшак резина өслеккә алыштырырга кушты.

130нчы мәктәп белән янәшә урнашкан йортларда яшәүчеләр Башкортстан Башлыгына төзекләндерелмәгән ишегалды юлларына, юл тузанына, парковка урыннары булмауга зарланды. Төбәк җитәкчесе шәһәр хакимиятенә күпфатирлы йортлар һәм уку йорты арасындагы территорияне төзекләндерүне планлаштырырга кушты.

– Мин монда яшәүчеләр белән киңәшләшү өчен килдем, - диде Радий Хәбиров. - Башта ишегалдында йөрү юлларын ясарга һәм парковка оештырырга, ә аннары автомобиль юлларын төзекләндерүгә керешергә кирәк.

Башкортстан Башлыгы шулай ук 130нчы мәктәпнең террорчылыкка каршы куркынычсызлыгына да игътибар итте (аның янәшәсендә яңа «Кошлар» скверы төзелә) һәм шәһәр хакимиятенә аның территориясе периметры буенча койма куярга кушты.

- Чит кешеләр мәктәп территориясенә керергә тиеш түгел, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Балалар һәм педагоглар иминлеген тәэмин итү өчен койма, капкалар куярга кирәк. Шуның белән бергә скверга килүчеләргә дә уңайлы булырга тиеш.

Фото: glavarb.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: