-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 август 2021, 17:43

Мәгарифтә - күтәрелеш

Республика башкаласына Русия мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Гатиятов килде.

Мәгарифтә - күтәрелеш
Мәгарифтә - күтәрелеш


Ул республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин белән берлектә киләчәктә Уфа вузара кампусы составына керәчәк объектларны карап чыкты.

Старт ноктасы аның доминанты — Зәки Вәлиди урамындагы IQ-парк (югары технологияләр паркы) булды. Аның башлангыч функциясен киңәйтү планлаштырыла, шуның нәтиҗәсендә шәһәрдә заманча мәгариф һәм фән үзәге барлыкка киләчәк.

Парк манарасының манзара мәйданыннан яңа кампусның күпчелек өлеше ачыла, алар бер-берсеннән ерак түгел. Кайбер объектларны, мәсәлән, заманча сәнгать музеен, төзисе бар әле.

Моннан тыш, алар элекке Киров исемендәге завод территориясен карады, шәхси секторга керделәр, шулай ук үзгәртеп коруларга дучар булачак Агыйдел яры буен төзекләндерү турында фикер алыштылар.

Айрат Гатиятов IQ-паркны карады, ул студентлар кампусының бер өлеше һәм кампусның икенче чираты төзелеше мәйданчыгына әйләнәчәк.

Фото: "Башинформ"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: