Башкортстан башкаласының Орджоникидзе районында төбәк җитәкчесе нефть химиячеләренең мәдәният һәм ял паркы торышын бәяләде.
Паркка 1947 елда нигез салынган. Аның составына «Химик» Мәдәният сарае, «Строитель» стадионы һәм җәйге кинотеатр кергән, аның урынында хәзер 26нчы олимпия резервы спорт мәктәбе эшли. Совет чорында парк Черниковка халкын җәлеп итү урыны булган, әмма 1990 елларда ул бушап калган.
Республика Башлыгы белән әңгәмә вакытында уфалылар паркның элекке данын искә төшерде.
- Орджоникидзе районында яшәүчеләр өчен без узган елда Машина төзүчеләр мәдәният сарае каршындагы «Беренче Май» паркын реконструкцияләүне һәм төзекләндерүне төгәлләдек, – диде Радий Хәбиров. - Гомумән алганда, җәмәгать территориясе шәһәрлеләрне үзенә тартып торучы ноктага әверелсен өчен, ким дигәндә, ике ел вакыт кирәк. Яхшы парк тиз генә төзелми. Башта без халык теләкләрен җыябыз, аннары алар нигезендә проектны формалаштырабыз һәм аннан соң аны тормышка ашырабыз. Сипайлово бистәсендәге «Кашкадан» паркында һәм Дим паркында да нәкъ шулай эшлибез. Шуңа күрә нефть химиячеләре паркы буенча да без җәмәгать тыңлаулары уздырачакбыз, шулай иткәндә 2022 елда ук бирегә төзүчеләр керә алыр иде.
Төбәк җитәкчесе белән әңгәмә вакытында Совет районы халкы балалар мәйданчыгын киңәйтергә кирәклеген билгеләп үтте, чөнки гамәлдәге территория уйнарга килүче балаларны сыйдыра алмый. Шулай ук аны йомшак өслек белән җиһазларга кирәк. Шәһәр халкы Урманчылар паркы территориясеннән чүп-чарның вакытында чыгармавы турында да белдерде.
– Без монда, һичшиксез, төзекләндерү белән киләчәкбез. 2021-22 елларда иҗтимагый фикер алышулар уздырачакбыз, галимнәр белән киңәшләшәбез һәм проект әзерләячәкбез. Бу очракта фән монда экосистеманы бозмас өчен һәм урманны саклау өчен бик мөһим. Ә эшкә 2023 елда керешәчәкбез, ике-өч елдан соң Урманчылар паркы уфалыларның һәм шәһәр кунакларының яраткан урынына әвереләчәк, – дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru