+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 август 2021, 19:30

Уңайлы йорт матур ихатадан башлана

Бүген Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан ихаталары» программасы буенча төзекләндерелә торган күпфатирлы йортлар территориясендә булды.

Уңайлы йорт матур ихатадан башлана
Уңайлы йорт матур ихатадан башлана
Төбәк җитәкчесе подъездларны һәм йорт яны мәйданчыкларын комплекслы ремонтлау сыйфатын бәяләде.

Башкаланың Калинин районында Радий Хәбиров Орджоникидзе урамында программаны тормышка ашыруның барышы белән танышты. 2021 елда биредә йорт аллары территориясен төзекләндерүгә керешкәннәр. Шулай, юллар һәм тротуарлардагы асфальт катламы ремонтланган, транспорт өчен парковка зоналарын карап, балалар мәйданчыклары урнаштырылган, яктырту системалары монтажлаган. Проектның бәясе 27,7 миллион сум тәшкил иткән.

Башкортстан Башлыгы белән аралашканда биредәге халык төзүчеләрне яхшы дәрәҗәдә башкарылган эшләр өчен мактады, йорт яны мәйданчыкларының хәзер уңайлырак булуын билгеләп үтте.

Уфаның Калинин районы хакимияте башлыгы Сергей Кожевников аңлатып узганча, узган елда Орджоникидзе урамындагы 12, 14 һәм 16 санлы йортларда да подъездларга комплекслы ремонт ясалган.

Радий Хәбиров 14нче йорт подъездларының берсен карады. Республика Башлыгы ябык коммуникацион кабельләр аркасында ремонт сыйфатына карата кисәтүләр белдерде һәм кыска вакыт эчендә җитешсезлекләрне бетерергә кушты.

Фото: glavarb.ru/ 
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: