+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 август 2021, 17:34

Йөзәр мең сумыгыз бармы? Алдашыгыз!

Мәгълүматны ачу турындагы законны бозган өчен идарәче компаниянең 250 мең сум штраф түләве ихтимал.

Йөзәр мең сумыгыз бармы? Алдашыгыз!
Йөзәр мең сумыгыз бармы? Алдашыгыз!

Идарәче компаниядән йортны ремонтлаганда эшләрнең сыйфатлы булуына, оперативлыкка һәм үтәкүренмәлелегенә ничек ирешергә?

«Вся Уфа» телеканалының «Синең Уфа» телетамашасы эфирында күпфатирлы йортларда торак милекчеләре һәм идарәче оешмалар арасында үзара мөнәсәбәтләр үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.

Җиденче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев аңлатканча, закон нигезендә хәзер идарәче компанияләрнең эшен контрольдә тоту өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.

Торак законнары буенча идарәче оешмалар үз эшчәнлекләре, күрсәтелә торган хезмәтләр, аларга хезмәт күрсәтүгә гамәлдәге тарифлар, торак ремонтлау һәм карап-тоту буенча башкарыла торган эшләр турында мәгълүматны ачык формада һәркем алырга тиеш. Мәгълүмат ачу стандарты Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган. Еш кына оешмалар тулы булмаган мәгълүмат урнаштыра. Законнарны үтәмәү компанияләр тарафыннан гражданнарның идарәче оешмалар эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алу хокукларын бозуга китерә.

Мәгълүматны ачу турындагы законны бозган өчен идарәче компания бер йортка 250 мең сум штраф түләргә мөмкин. Ә берничә йорт буенча хокук бозуларны санап карасак, бик зур суммага тарырга һәм банкротлыкка чыгарга мөмкин.

«Әгәр идарәче компания бүгенге көндә булган барлык закон нормаларын үтәсә, халык һәр тиенне күрә ала. Бу идарәче компаниягә генә түгел, ә халыкның активлыгына да бәйле. Әмма идарәче компанияне җиңү бик авыр, чөнки күпчелек идарәче оешмалар кешеләр өчен ачык түгел, ә үз-үзләренә йомылган», - диде парламентарий.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: