-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 август 2021, 17:28

Яшь профессионаллар паркы ишекләрен ача

Кунаклар WORLDSKILLS RUSSIA чемпионатында катнашучыларның макетта эшләү шаһиты да булды.

Яшь профессионаллар паркы ишекләрен ача
Яшь профессионаллар паркы ишекләрен ача


Виктор Солодков (Мәскәү) һәм Айнур Галиев (Түбән Кама, Татарстан) «Су технологияләре» компетенциясендә ярышалар. Белгечлекнең асылы - су алу станциясенә хезмәт күрсәтү. Билгеле бер чишмәдән, әйтик, сусаклагычтан су килә. Станциядә ул эшкәртелә, зарарсызландырыла, гомумән, тулы технологик цикл уза. Аннан соң торбалар буйлап суүткәргеч аша кулланучыларга китә.

- WorldSkills чемпионатында без макетта шөгыльләнәбез, - ди конкурсантлар. - Җыю, дефектларны төзәтү, хәвефсез булсын өчен нишләргә икәнен ачыклау - бу тулы бер фән.

Мәскәү һәм Татарстаннан тыш, «Су технологияләре» компетенциясендә Ростов, Санкт-Петербург һәм Башкортстан да катнаша. WorldSkills чарасына катгый конкурс сайлап алуын узучылар очраклы гына эләкмәде. Виктор - Русия чемпионы, Айнур - Татарстан чемпионы.

- Уфада бик ачык күңелле, ярдәмчел кешеләр яши икән, - ди Виктор. – Миңа монда барысы да ошый.
Айнур аның белән тулысынча риза:
- Дустанә Башкортстан булуы сизелеп тора, чемпионатның югары дәрәҗәдә оештырылуы да искиткеч!
 
Фото: "Башинформ"

#НацфиналУфа #Нацфинал2021 и #WorldSkillsRussia

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: